Казаклар Чаллысы авылы тарихы

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 27 Января 2012 в 01:06, реферат

Описание работы

Исемнәр – тарих хәбәрчеләре. Авыл атамаларында, кабер ташларында, язуларда, шәҗәрәләрдә (кабер ташларындагы нәсел агачы) бик күп исемнәр бүгенге көнгә исән-сау килеш килеп җиткәннәр. Географик җирлекләрнең күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Халкыбызның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйләүче байтак мәгълүматлар тупланган аларда. Туган авылларда, туган төбәкләрдә күпме ачылмаган серләр көтеп ята. Һәр тау-чокыр, һәм күл-инеш исеме үзе бер ачылмаган дөнья бит. Исемнәрне җыйнарга, өйрәнергә кирәк.

Файлы: 1 файл

Топонимика реферат.doc

— 555.50 Кб (Скачать файл)
 
 
 
 
 
 
 
 

 
 
 
 
 
 
 

(реферат) 
 
 
 
 

                                                     Эшне башкарды:

                                                     131 нче төркем студенты

                                                     Вәлиева Фәридә 

                                                     Фәнни җитәкче:

                                                     доцент Хаҗиев Р.И. 
 
 
 
 
 
 
 

Яр Чаллы

2012 

Эчтәлек 
 

 

Кереш 

      Исемнәр – тарих хәбәрчеләре. Авыл атамаларында, кабер ташларында, язуларда, шәҗәрәләрдә (кабер ташларындагы нәсел  агачы) бик күп исемнәр бүгенге  көнгә исән-сау килеш килеп  җиткәннәр. Географик җирлекләрнең күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Халкыбызның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйләүче  байтак  мәгълүматлар тупланган аларда. Туган авылларда, туган төбәкләрдә күпме ачылмаган серләр көтеп ята. Һәр тау-чокыр, һәм күл-инеш исеме үзе бер ачылмаган дөнья бит. Исемнәрне җыйнарга, өйрәнергә кирәк.

     Татар халкы төрле сәбәпләр аркасында  шактый ерак араларга сибелеп утырган, халыкның формалашу тарихы катлаулы. Шул катлаулылык халыкның килеп  чыгышында, ономастикасында, гореф-гадәтләрендә, йолаларында чагылыш таба.

     Әлеге эшембездә Татарстаннын Балык Бистәсе  районы Казаклар Чаллысы авылы топонимикасын өйрәнүне максат итеп алдым.

     Барлык  төр географик берәмлекләрне  тәфсилләп өйрәнү, халкыбызның борынгыдан кулланып  килгән тел җәүһәрләрен берәмтекләп барлау кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Исем-атамалар үзләре хезмәт күрсәткән халыкның элекке заманнардан ук кемнәр белән аралашуын, тормышка карашын, рухи кыйбласын, тарихи үсеш юлын, мәдәни дәрәҗәсен, тарихи бәйләнешен  ачыкларга ярдәм итә.

     Географик атамаларның барысы да онытылып беткәнче, җыеп туплау мәсьәләсен көн кадагы итеп күтәрергә кирәк.

     Авылның тарихы, географик берәмлек атамалары  хакындагы мәгълүматларны без шул  авылда яшәүче тарих укытучыларыннан, авыл картларыннан, зыялы кешеләрдән сорашып тупладык.

     Тел белеменең ономастика дип йөртелә  торган бер тармагы бар.  Бу фәннең тикшерү өлкәсе ифрат бай һәм  кызыклы. Ул кеше исемнәрен, фамилияләрне һәм кушаматларны,  күк җисемнәренең һәм географик урыннарның, шул җөмләдән елга-суларның, мифологик затларның исем-атамаларын өйрәнә. Ономастика шундый күпсанлы һәм төрле-төрле исемнәрне җыю-туплау, тәртипкә cалу, аларның килеп чыгышын, тарихи җирлеген аңлату кебек мөһим бурычларны тормышка ашыра.

     Ономастика  фәнендәге табышлар һәм казанышлар тел тарихын өйрәнүдә генә түгел, бәлки халыкның этник тарихын яктыртуда да зур әһәмияткә ия.

     Соңгы елларда халкыбызның рухи мирасын  барлауга һәм өйрәнүгә игътибар бик  нык артты. Рухи мәдәниятебезнең  нигезе булган туган телне саклау, үстерү зарури вә гаять тә олуг бер эш итеп карала башлады.

     Татар халкы һәм аның теле дигәндә, без  беренче чиратта  телне саклауда иң ныклы тотка булган авылны һәм  авыл халкының телен күз алдында  тотабыз.

      Авылларда сакланып калган җирле сөйләшләр  безгә халыкның үзенә генә хас булган кабатланмас тормыш чынбарлыгын, гасырлар тирәнлегеннән килгән борынгы атамалар, сөйләм үрнәкләрен  китереп җиткергәннәр. Алар әдәби телнең үз җирлегендә үсүе, эчке ресурслар исәбенә баюы өчен иң ышанчлы чыганак.

     Хезмәтне  башкарганда, Г.Ф. Саттаровның “Татар топонимиясе”, “Кеше исемнәре ни сөйли?”, Ф.Г. Гарипованың “Исемнәрдә - ил тарихы” кебек фәнни-методологик әдәбият файдаланылды.  
 
 
 

       Казаклар Чаллысы авылы тарихы 

       Казаклар  Чаллысы авылы борынгы “Чаллы шәһәрчеге” биләмәләренең  көньяк-көнбатыш өлешендә, табигатьнең гүзәл бер җирендә урнашкан. Авылга нигез  салучылар куе урман  уртасындагы аланлыкка игьтибар иткәннәр булса кирәк, һәм иң мөһиме, аланлык читендәге куе агачлар арасыннан ерак гасырлардан юл алган  чишмәнең татлы суы аларны ял иттереп, шушында төпләнергә фатихасын да биргәндер. Бу чишмәне олылап, хөрмәтләп изгеләштереп ”Апай” дип атаганнар. Дөрес, хәзерге вакытта чишмәнең исемен Илларион атлы урман каравылчысының кызы тапканлыктан, ”Апай” исеме бирелгән дип аңлаталар. Хәер,  ничек кенә булмасын,  ХХ гасыр беткәндә дә чишмә тәмле суы белән авыл халкын шатландыра, яшьләрне кавыштыра. Ерак дәверләрдә куе урман эчендәге чишмәләрдән башланып зур  сулы елгага әверелгән Сула елгасы авылны төньяк-көнбатыштан, көнчыгыш юнәлештә әйләнеп уза  һәм анда төзелгән зур буа  авыл халкының, кайткан кунакларның, тирә-як  авыллардан килүчеләрнең ял итү уынына әверелде. Авылның төньягыннан  көньяк юнәлештә агучы елганы  Зүрә дип атаганнар. Авылда сакланып калган  риваятьләрдән күренгәнчә, борынгы Кадрәк Чаллысы авылында яшәүче тегермәнченең Зоря исемле хатыны  булган, ләкин көннәрдән беркөнне ул урман елгасының башында үскән нарат имән агачы янында фаҗигале рәвештә үлә. Шуннан соң елгага Зүрә (Зоря) исеме бирелгән. Риваятьтә тагын шул әйтелә, имеш Зүрә елгасының икенче башына барып җиткән кешене бик батыр дип сөйләгәннәр, чөнки кеше үтеп чыга алмаслык кара урман бик тә куркыныч булып күренгән. Санап киткән елгалар арасындагы болынлыклар, көтүлек мәйданнарының булуы,табигать тарафыннан мул итеп яратылган урман хәзинәләре

       Авылга  кайчан нигез салынды икән соң? –дигән сорау, билгеле күпләрне кызыксындыра. Бу сорауга җавап биргәнче минем  кулда булган тарихи документның  исеме белән таныштырып китәм. Тарихчы-этнограф И. Износков 1893 елны Казан шәһәрендә басылган  ”Список населенных мест Казанской губернии с кратким описанием их” дигән хезмәтенең күчермәсе. Тарихчы бу хезмәтендә 1887 елдан җыела башлаган мәгьлүматларны файдалана. Билгеле күпмедер дәрәҗәдә авыл халкының  тирән  хәтер катламнарында  сакланган риваятьләр дә ярдәмгә килә.

         

       Казаклар  Чаллысы авылына  нигез салынган урын-”Йортлык”  
 
 
 

         Казаклар Чаллысы яки Тәберде  Казаклар авылы борынгы Ногай  сәүдә юлының уң ягында урнашкан  губерна үзәгеннән 75 чакырым ераклыкта  була. И. Износков, халык риваятьләренә таянып, авылның ХVI йөздә төзелүен искәртә. Хәзерге Казаклар Чаллысы авылына чукындырылган  татарлардан Семен Иванов һәм Гаврил Савельев нигез салганнар. Бу кешеләр яңа урынга килгәндә үзләреннән бер чакырым ераклыкта төньяк-көнчыгыш юнәлештә урнашкан  елга буенда ике хуҗалык  татарларның яшәве мәгьлүм. Бәлки Казан ханлыгы чорында ук бу тирәдә татарлар яшәгән авыл булып, ә инде 1552 елның октябрь вакыйгаларыннан соң көчләп  православие диненә күчерү башлангач яңа динне кабул итмәүче мөселманнар  башка төбәкләргә  күчәргә мәҗбүр  булганнардыр. Авылның бик борынгы исеме Түбән Чаллы булырга мөмкин. Документтан күренгәнчә, яшәп калган ике татар гаиләсе, чукындырылган татарлар арта бару  белән  күченеп китәләр. Хәзерге вакытта да Казаклар Чаллысы авылы кешеләре авылдан көнчыгыш юнәлештә борынгы мөселман  каберлекләре булганлыгын  искәртәләр, хәтта мөселман хатын-кызлары булып киенгән кешеләрне күрүләрен искә төшерәләр.

       Документта  әйтелгәнчә, югарыда телгә алынган  ике  татар гаиләсе яшәгән урын 1870  елларда ”Бузанак” яки ”Кирмәт” дип аталган ”изге урын” булып исәпләнгән һәм анда үскән каен агачлыгы  бик яхшылап тотып алынган, чистартылып, хәстәрдә тотылган. ”Кирәмәт” атамасының мәгънәсе татар теленең аңлатмалы сүзлегендә, карама агачының бер төре һәм бик борынгы заманнарда аны илаһилаштырып мәҗүси диндәгеләр ( күп аллаларга табынучылар), шул исәптән керәшен татарлары да аңа табынганнар дип аңлатыла. Хәзер риваятькә мөрәҗәгать итик әле. Авыл халкын ел саен гаҗәпләндереп “Кирәмәт’’ тирәсендәге чәчүлекләрдә, табигый шартлар уңай килүгә карамастан, иген уңышы бик түбән булган. Икмәк үстерү авыл халкының төп кәсебе һәм яшәүнең төп шартларының берсе булганлыктан, бу хәлгә бик борчылганнар. Көннәрдән бер көнне авылның өлкән кешесе төш күрә һәм төшендә аңа сез иң изге җирләрегезне мәсхәрәлисез, таптыйсыз, чистартмыйсыз, агачларны кисәсез, тотып алмыйсыз, шуңа күрә чәчкән җирегездә иген уңышы түбән була, дип аңлаталар. Төш күрүче авыл җыенында “Кирәмәт’’ урынын тотып алырга дигән тәкъдимен кертә. Моны тизләтүче вакыйга да була. Бер хатын – кыз шушы изге урыннан мичкә ягу өчен утын хәзерли. Ләкин өенә кайтып җитә алмый, ул акылдан шаша. Шуннан соң бу урыннан утын да алмаганнар һәм җиләк – җимеш тә җыймаганнар.

       Авылның исемен тарихчы – этнограф ике  мәгънәдә аңлата. Беренче мәгънәдә ,,Козяк Чаллысы’’ның аңлатмасы ,,козя’’- русча, татарча ,,хуҗа’’, ә авылның тулы исеме “Хуҗалар Чаллысы’’ була дип аңлатыла.

       Икенче  мәгънәдә ”Казаклар Чаллысы”ның  аңлатмасы ”Казаклар” хөкүмәткә  хезмәт итүчеләрдән алынган дип  аңлатыла. XVI йөздә, әле  Казан ханлыгы  чорында ук казаклар катлавы булган, ә инде ханлыкның җирләре Рәсәй дәүләте тарафыннан басып алынгач, бу урыннарда яшәүче мөселман татарларын куып җибәрү, яки буйсындырып тоту өчен яңа җирләргә күчеп килергә рөхсәт бирелгәндер дип уйлау хата булмастыр. Өстенлекләрдән файдалану һәм салымнардан азат ителү бәрабәренә, алар православие динен кабул итәргә бик мөмкиннәр. 1871 елда Казаклар Чаллысы авылында 79 хуҗалык яшәгән һәм авыл халкы 544 кеше тәшкил иткән. Шуларның 266-сы – ирләр, ә 278-е – хатын-кызлар. Документта өч ир кешенең православие  диненнән ислам диненә күчүләре күрсәтелә. Авыл халкы файдаланган җир мәйданы 571,4 дисәтинә, әгәр дә бер дисәтинә җир бер гектарда 0,6 сутый тәшкил иткәндә, уртача бер хуҗалыкка 7 дисәтинә җир туры килгән. Билгеле XIX йөз ахырында  авылда яшәүче игенчеләрнең тормыш шартлары тигез булмаган, чөнки җир тигез бүленми, ә икенче яктан крепостной хокук бетерелгәч, үсеп баручы базар мөнәсәбәтләренә барлык крестьяннар да тиз генә җайлаша алмаганнар. Тарихи документта бирелгән мәгълүматтан күренгәнчә, авылда даими рәвештә 6 кеше, озак вакытларга читкә китеп эшләргә мәҗбүр булганнар. Җир аз булганлыктан, авыл халкы һөнәрчелек һәм кәсәбәчелек белән дә шөгыльләнгән. Казаклар Чаллысы авылы тирә-як авылларда үзенең тегүчеләре белән дә дан тоткан. Әле хәзер дә авылның атаклы  тегүчеләре Тачаев Александр, Андреев Михаил, Александров Григорийларның исемнәре халык хәтерендә саклана. 1871 елда 10 ир кеше тегүчелек белән шөгыльләнгән. И. Износковның тарихи чыганакларында Казаклар Чаллысы авылында 1871 елда мәктәпнең эшләве күрсәтелә. Дини бәйрәмнәрне үткәрү өчен Үри Чаллысы авылында урнашкан чиркәү мәхәлләсенә (приход) йөргәннәр. Казаклар Чаллысы авылы озын, бай тарихлы авылларның берсе буларак XX йөзнең дә дәһшәтле көннәрен үз башыннан кичереп,  ныклы  адымнар  белән  XXI  йөздә яши.

       Авылның табигате бик матур. Авыл читендәге җиләк-җимешкә, дару үләннәренә бай булган урманнары, иксез-чиксез далалары, хуш истән анкып торган болыннары, кош сайрауларыннан шаулап торган тугайлар авыл халкын үзенә тартып тора.

       Авылда  барлыгы 5 урам бар:

    1. “Иске урам” – “Яңа урам” төзелгәч бирелгән
    2. “Яңа урам” (“Мәчет урамы” дип тә йөртәләр)
    3. “Арт урам” – “Яңа урам” артына төзелгән
    4. “Түбән урам” – түбәнлеккә урнашкан
    5. Кибет урамы – авыл кибете шул урамда урнашкан (Югары тау урамы дип тә йөртәләр)

         Һәр авылның горурланырлык кешеләре  бар. Безнең авылыбызда да дан җырларлык шәхесләребез бар. Өлкәннәргә хөрмәтем зур булганга, сүземне авылыбыздагы йөзьяшәр әбидән башлыйм. Баширова Мария 1909нчы елның 18нче июлендә дөньяга килә. Хәзерге вакытта туган авылында гаиләсенең жылы учагында яши. Бу гаиләнең биш буыны бергәләшеп бер йортта тора. Авылыбызның иң оста балта остасы В. И. Макаровның эшләренә сокланмаган кеше юктыр.

         Бөек Ватан сугышында катнашып, бөек исемнәргә лаек булган  авылдашларыбыз да бар. Генерал-майор – А. Е. Яковлев (1903-1991). сугышның башыннан ахырына кадәр сугыш  кырыннан китмәгән. Шулай ук Советлар Союзы герое В. К. Иванов сугышта зур батырлыклар курсәткән.

         Техник фәннәре докторы Никитинга,  филология фәннәре кандидаты З. Н. Кирилловага, физика фәннәре кандидаты И. Ф. Ильинга, Г. Камал исемендэге театр артисты О. Фазылжановка авылда хөрмәт бик зур.

       Авылымда тырыш, бердәм керәшен халкы яши. Керәшеннәр – христиан динендәге милләттәшләребез, татар халкының бик үзенчәлекле бер этнографик төркемен тәшкил итә. Аларның татар төп массасыннан дини яктан берникадәр аерымланып яшәгәннәр һәм телдә, традицион йолаларда борынгылыкны саклаганнар, бигрәк тә туганлык мөнәсәбәтләренә, кием-салымга, бәйрәмнәргә, календарь һәм туй йолаларына караганнары бик үзенчәлекле.

       Керәшен татарларында ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйле йолалар, гореф гадәтләр бик кызыклы. Алар борынгыдан килгән ышануларга нигезләнеп, күмәкләп, бөтен авыл халкы катнашында үткәрелә торган булган һәм хәзер дә үткәрелә. Раштуа, качману, нардуган, май чабу, бәрмәнчек, олы көн (пасха), симек, тройсын, чүк, питрау, элҗен бәйрәмнәрен авыл халкы билгеләп үтмичә калмый.  Һәр бәйрәм бөтен авылны шаулатып үткәрелә.  
 

        

       Казаклар  Чаллысы авылының чишмәләре 

      Чишмәләр  булмаса, табигатнең бер өлеше китек  булыр иде. Авылыбыз чишмәләргә бик  бай. Урыслар чишмәсе, Андралар чишмәсе, Кадрәк чишмәсе, Апай чишмәсе, Поп чишмәсе, Зүрә чишмәсе, Бәширләр чишмәсе, Чүпле  кое, Салкын чишмә, аларның һәрберсенең  дә үзенчәлекле тарихы бар. 

      Урыслар чишмәсе

       Элеккеге вакытта “Урыслар коесы” дип йөрткәннәр. Чөнки бу чишмәне  милләте буенча урыс булган гаилә  карап, чистартып тора. Башта бу чишмәгә  авылның аръяк урамы  йөри торган булган. Елга аркылы юлны күтәрткәч, чишмәгә  бару бик авырлашу сәбәпле, хәзер  бу чишмәгә  берничә гаилә генә йөри. Хәзерге вакытта бу чишмә бик матур, яхшы хәлдә.       
 

Информация о работе Казаклар Чаллысы авылы тарихы