Казаклар Чаллысы авылы тарихы

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 27 Января 2012 в 01:06, реферат

Описание работы

Исемнәр – тарих хәбәрчеләре. Авыл атамаларында, кабер ташларында, язуларда, шәҗәрәләрдә (кабер ташларындагы нәсел агачы) бик күп исемнәр бүгенге көнгә исән-сау килеш килеп җиткәннәр. Географик җирлекләрнең күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Халкыбызның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйләүче байтак мәгълүматлар тупланган аларда. Туган авылларда, туган төбәкләрдә күпме ачылмаган серләр көтеп ята. Һәр тау-чокыр, һәм күл-инеш исеме үзе бер ачылмаган дөнья бит. Исемнәрне җыйнарга, өйрәнергә кирәк.

Файлы: 1 файл

Топонимика реферат.doc

— 555.50 Кб (Скачать файл)

      Андралар  чишмәсе

       Бу чишмә элек-электән үк булган. Элек бу чишмәнең суы акрын акканлыктан, суны аннан алмаганнар. Юлаучылар  һәм бәйрәмнәрне уздыручылар гына суын эчкәннәр. Бу чишмәне Андралар гаиләсе карап, чистартып торганга, аңа “Андралар чишмәсе” дип исем биргәннәр. Хәзерге вакытта бу чишмә бик яхшы хәлдә. Аның суы тиз ага башлау сәбәпле, бу чишмәгә якын урнашкан гаиләләр шул  чишмәдән файдаланалар.         
 

      Кадрәк  чишмәсе

       Бу чишмә бик матур урында урнашкан. Чишмә таш араларыннан чыгып  бер улакка җыелып ага. Чишмәне Югары  Кадрәк кешеләре карап, чистартып торганнар  һәм аңа “Кадрәк чишмәсе” дигән  исем биргәннәр. Чишмәгә авыл ерак булу сәбәпле, суга монда килмиләр. Чишмәнең суы бик тәмле. Хәзерге вакытта бу чишмәдән юлаучылар файдаланалар. Ул бик яхшы хәлдә, иң матур чишмәләрнең берсе.                     
 

      Апай  чишмәсе

       Элек бу чишмә урыннарында бик  куе урман үскән. Чишмә янында сазлык булган, шуңа күрә анда кеше йөрмәгән. Ләкин урман караучысының кызы бу чишмәне беренче булып тапкан. Алар милләте буенча урыс булганнар.Авыл кешеләре бу кызны Апай дип йөрткәннәр. Шуннан бу чишмәгә “Апай чишмәсе” дигән исем кушканнар. Хәзерге вакытта бу чишмәдән бөтен Казаклар Чаллысы авылы халкы файдалана.Чишмә бик яхшы хәлдә.  

      Поп чишмәсе

       Элек бу чишмәнең өске ягында чиркәү булган. Шуңа күрә аны “Поп чишмәсе”, яки “Чиркәү асты чишмәсе” дип  йөртәләр. Трубалар ярдәмендә чишмә  суын авылга таба сузганнар. Авыл халкы суны шуннан ала. Бу чишмә түбән Кадрәк авылы янында. Хәзерге вакытта яхшы хәлдә, суы кулланыла.    

      Зүрә  чишмәсе

      Бу  чишмәнең тарихы бик күңелсез. Чишмә  тирәсендә урман булган. Бу урман  бик калын, авылга терәлеп диярлек  торган. Шушы урмандагы чишмә янындагы имәнгә Кадрәк авылының бер кешесе хатынын аскан. Ул хатынның исеме Зоря булган. Чишмә исемен шуңа Зүрә дигәннәр. Бу чишмәдән хәзерге вакытта көтүчеләр су эчә.  

      Бәширләр  чишмәсе

      Бу  чишмәне Башировлар гаиләсе карап, чистартып торган. Чишмәнең исеме  шуннан килеп чыккан. Аның суы бик тәмле һәм каты ага. Барлык Иванай авылы кешеләре шушы чишмәнең суын эчә дисәк тә була. Бары тик берничә гаилә генә ерак булу сәбәпле, башка чишмә суын эчә. Бу чишмә бик борынгы чишмәләрдән санала, суы бик чиста һәм тәмле.  Ул хәзер тагын да матурайды.  

      Чүпле кое

      Башта кое булган. Авылга калонкалар (су) куйгач, авылдан ерак булганга, суга килмиләр. Шунлыктан кое күмелгән һәм кечкенә  генә чишмәгә әверелгән. Хәзерге  вакытта ул начар хәлдә, аннан  көтүдәге маллар су эчә.   

      Салкын чишмә

       Элек бу чишмәне “Поварна чишмәсе” дип йөрткәннәр.Чөнки аның елгасы Паварна елгасы дип йөртелә. Суы  бик салкын булганга, аның суын эчкән  кешегә салкын тигән. Шуңа күрә чишмәне  хәзерге вакытта “Салкын чишмә” дип йөриләр. Чишмә үзеннән-үзе  агып чыга. Авылдан ерак булганлыктан, аннан көтүчеләр, җиләк җыючылар, юлаучылар гына файдаланалар.

      Хәзерге вакытта ул киртә белән тотылган. Яхшы хәлдә сакланаган.                         

         
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

      Йомгак 

      Һәр халыкның үз теле, үз тарихы бар, ул үз тамырларын аңларга, белергә тели. Шушы җәһәттән татар халкының җирле географик терминнарын тикшерү дә халыкның телен, тарихын һәм тамырларын белү-өйрәнүдә үзеннән шактый зур һәм мөһим өлеш кертә.

      Һәркемне  туган җиренә, аның урман-кырларына, тау-үзәннәренә, елга-суларына, юл-сукмакларына, болын-көтүлекләренә, сала-калаларына нәкъ менә аларның тарихларын, атамаларын кайчан, кемнәр тарафыннан бирелүен һәм нәрсә аңлатуын, лексик мәгънәләрен белү, белергә теләү беректерә, туган җирнең, туган якның кадерен, газизлеген һәм якынлыгын шулар арттыра, милли тамырларны шулар ныгыта, беркайчан һәм берничек тә өзелмәс итә.

      Географик объектларның күбесенә бик борынгы  заманнарда ук исемнәр бирелгән. Бу атамалар, буыннан-буынга күчә барып, бүгенге  көнгәчә киле җиткәннәр. Шуңа күрә алар теге яки бу төбәктә яшәгән халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында байтак кына мәгълүматларны хәбәр итә торган “тарих хәбәрләре” булып саналалар.

      Бик борынгы, ерак заманнардан башлап, ыруг-кабиләләр, халыклар үзләренең туган телләрендә дөньядагы бөтен нәрсәгә, җанлысына, җансызына, аларның сыйфатына, халкына, эш-гамәленә карап, һәрберсенә муафыйк исем-атама биргәннәр. Һәркайсының исеменә җисеме муафыйк булып, туры килеп, килешеп тора.  
 
 
 
 
 
 
 

      Файдаланылган әдәбият исемлеге 

татар телендәге  әдәбият исемлеге:

  1. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1992. – 295 б.
  2. Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә ил тарихы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1994. – 263 б.
  3. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? – Казан: Тат. кит. нәшр., 1989. – 254 б.
  4. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. – Казан: КДУ нәшрияты, 1990. - 276 б.
  5. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан: КДУ нәшрияты, 1998.- 438 б.
  6. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли? – Казан: “Раннур” нәшрияты, 1998. – 487 б.
 

рус телендәге  әдәбият исемлеге:

  1. Закиев М.З. О достоинствах и задачах татарской лексикологии: Вопросы татарского языкознания  (Уч. записки КГПИ, вып. 95). – Казань, 1971.
  2. Галиуллина Г.Р. Личные имена татар в ХХ век. – Казань, 2000. – 112 б.

Информация о работе Казаклар Чаллысы авылы тарихы